Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якташыбыз, депутат Марат Галиев үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мамадыш районыннан депутат Марат Галиев махсус хәрби операция зонасына киткән. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән алынган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мамадыш районыннан депутат Марат Галиев махсус хәрби операция зонасына киткән. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән алынган. Галиевка 47 яшь. Ул тумышы белән Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәреннән.

Марат Галиев – Сәнәгать калдыклары белән эш итү ассоциясе рәисе һәм берничә бизнес хуҗасы. Ул Донецкидагы подразделение белән килешү төзегән, дип яза trt-tv.ru.

Хәзер Республика парламентыннан барлыгы 2 депутат үз теләкләре белән махсус хәрби операциядә катнаша. Беренчесе – Эдуард Шәрәфиев, ул ЛДПР вәкиле. Шәрәфиев контрактны 1 ел элек имзалаган һәм үз теләге белән хәрби хезмәткә алынучыларның «Ветераннар» дигән бригадасында хезмәт итте. Аннары ул Донбасс иреклеләре берлегенең Георгий бригадасы командиры урынбасары булды.

Махсус хәрби операциядәге 2 депутат та парламентта авыл сайлау округларын тәкъдим итә: Шәрәфиев – 42нче Менделеевск сайлау округын, ә Галиев – 49нчы Мамадыш сайлау округын.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/deputat-marat-galiev-uz-telage-belan-maxsus-xarbi-operaciyaga-kitkan-5862361

фото gossov.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев