Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа мәктәптә – тәүге кыңгырау

Яңа уку елы Сабада 500 балага исәпләнгән яңа мәктәп ачылу белән истәлекле. 1 сентябрь – Белем бәйрәме көнне Сабаның урта мәктәбе 264 тәүге карлыгачларын каршы алып, гыйлем иленә әйдәде.

     Уку йортының төзелеше 2021 елда башланып, мәктәп ерактан ук матурлыгы, заманчалыгы белән үзенә дәшеп торды. Гыйлем йортындагы тәүге Белем бәйрәме дә тантаналы шартларда башланып китте. Тантанада ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашып, укытучылар коллективын, әти-әниләрне яңа мәктәп ачылуы белән тәбрикләде.

     «1сентябрь – Республика өчен бик тантаналы көн, буыннар арасындагы бәйләнешне, күпмилләтле халкыбызның яңа фәнни ачышларга булган омтылышын чагылдыручы бәйрәм. Саба районы – һәрвакыт үсештәге муниципаль район. Район авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә югары дәрәҗәләргә ирешеп, алдынгы баскычларны били. Республика һәм федераль программаларда актив катнашасыз. Әлеге күркәм белем йорты – шуның ачык мисалы. Объект "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль программасы нигезендә төзелде. Мәктәпнең киләчәктә унышлары күп булсын», – диде үз чыгышында Марат Җаббаров.

    Тантанада  Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, ТР инвестицияләр-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин, Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова, район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. «Кыска гына араларда «Акташ» җәмгыяте коллективы эшчәннәре төзелеш эшләрен матур итеп башкарды. Мәктәп яхшы белем бирсен, киләчәк буыннарга игелекле булсын», – дигән котлау сүзләре җиткерде район башлыгы.

    «Акташ» җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтов яңа мәктәпнең белем ачкычын мәктәп директоры Данис Яруллинга тапшырып, яңа җитәкче зур мөмкинлекләр, яңа технологияләр биргән мәһабәт бина өчен мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт сүзләре белдерде. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, ике сыйныфка тупланган беренчеләр чыгышы булгандыр. Быел тәүге тапкыр белем иленә аяк баскан 20 малай, 12 кыз яхшы укырга, өлкәннәрнең ышанычларын акларга ышандырдылар. Мәктәптә белем алу барлык сыйныфларда да гендерлы укыту алымы белән, ягъни кызлар, малайлар аерым сыйныфларда алып барылачак. 2022-2023 уку елына дәшеп тәүге кыңгырау чыңлагач, сыйныф сәгатьләре башланып китте.

   Тантана кунаклары белем йортының эченә узып, биредәге заманча кабинетлар, югары технологияләр белән таныштылар. Мәктәпкә махсус карточка белән генә кереп була, ишектән узуга автомат рәвештә синең тән температураң һәм үзең белән куркыныч матдәләр булмавы турындагы   мәгълүмат күренә. Коридорларда зур веб телевизорлар урнаштырылган, бөтен кабинетлар компьютерлаштырылган, махсус җиһазландырылган, Түбән Новгородтан алынган проект белән эшләнгән  зур спорт залы, укучыларга тәнәфес вакытларында өстәмә мәгълүмат алыр өчен компьютерлар, китап уку заллары, урамда футбол кыры, балалар мәйданчыгы, берьюлы   250 балага  исәпләнгән  ашханә,  кыскасы, биредә бар да заманча, бар да сокландыра. Яңа мәктәпнең нигезе нык, мәгарифтә яңа казанышларга ирешүдә әйдәүче белем йорты булсын, дип кенә телисе кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев