Авыл җирлекләрендә нинди яңалыклар бар?
Быел республика программасы кысаларында Яңа Мичән авылында мәдәният йорты ремонтланды.
Мәдәният йорты бинасы бер катлы, гомуми мәйданы 444 квадрат метр.
Объектта комплекслы капиталь ремонт ясалган: электромонтаж эшләре, бизәү эшләре башкарылган, бинаның фасады, инженерлык челтәрләре, керү урыны ремонтланган.
Авыл мәдәният йорты яңа җиһазлар һәм техник җайланмалар белән тәэмин ителгән.

Нет комментариев