Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь талантларыбыз - «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» фестивале җиңүчеләре булдылар

Бәйрәм ялларында Балтач мәдәни үзәгендә «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» XXIV ачык эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабы һәм Гала - концерты узды

Фестивальдә   «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе "ннән 120 укучы катнашты.

Фестивальдә  Саба сәнгать мәктәбе укучылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:

Конкурсның зона этабы нәтиҗәләре:

"Вокал-соло" номинациясендә:

Габдрахманова Динә  (җит.  Гөлназ Дәүлиева.) - I урын.

"Хореография " номинациясендә:

- «Яшьлек» хореография коллективы (җит. Альбина Мөбәрәкҗанова ) - II урын.

- «Экспромт» хореография коллективы (җит. Аделина Давыдова ) - II урын;

"Яшьлек" хореография коллективының "Мизгел" төркеме (җит. Альбина Мөбарәкҗанова ) "Иҗади илһам өчен" дипломы белән бүләкләнделәр.

"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә:

"Энҗе бөртекләре" вокаль ансамбле (җит. Ләлә Аксанова) "Иҗади илһам өчен" дипломы,

  Лилия Закирова, Әминә Кәримова , Илүзәр Кашапов "Севастополь шәһәренең артист - патриоты" билгесе белән бүләкләнделәр.

Укытучыларны һәм укучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев