Яз  киләсен агрономнар  иң алдан кайгырта
Район яңалыклары

Яз киләсен агрономнар иң алдан кайгырта

Бүген “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы кыр эшләренә, аерым алганда, минераль ашламалар туплау, орлык материалы әзерләү, кукуруз симәнәсе сатып алу мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Бүген “Юлбат” авыл хуҗалыгы  предприятиесендә язгы  кыр эшләренә, аерым  алганда,  минераль ашламалар туплау, орлык материалы әзерләү,  кукуруз  симәнәсе  сатып  алу мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Эшлекле  сөйләшүгә хуҗалык  агрономнары  чакырылды. Күргәзмәгә амбарлардан  алынган орлык  үрнәкләре   куелган   иде.  Аларның сыйфат  күрсәткечләре белән Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров таныштырды.  Шулай ук төрле  елларда чәчелгән күпьеллык  үләннәрнең торышына бәя бирелде. Соңыннан предприятие ындыр табагында 2025 елда  чәчү  өчен әзерләнгән симәнә метериалы  белән танышу  булды.  Семинар-киңәшмәне, хәл итәсе проблемаларны   күрсәтеп, район  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе начальнигы  Гафур Хәсәншин йомгаклады.


Нет комментариев