Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыятендә барлык төр авыл хуҗалыгы техникасы да кыр эшләренә әзер дип табылды

«Игенче» җәмгыятендә тракторларны , прицепларны һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ильяс Ибраһимов һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

   Техник тикшерүгә 86 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы -тракторларның күпчелек өлеше, шулай ук аларга прицеплар тәкъдим ителде. Барлык  техника  тикшерүне уңышлы узды, алар төзек дип табылды һәм эшкә рөхсәт алды. Техник карау барышында тракторларның һәм прицепларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре , һ. б. белән комплектланганлыгы тикшерелде.

  Механизаторларда тиешле категорияләр, аларга беркетелгән техника белән идарә итүгә таныклыклар тикшерелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев