«Игенче» җәмгыятенең яшь хезмәткәрләре «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында катнаштылар
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыятенең яшь хезмәткәрләре «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында катнаштылар

Агросәнәгать өлкәсендә эшләүче 35 яшькә кадәр яшьләр арасында уздырылган “Һөнәре буенча иң яхшы “ конкурсы Казан шәһәрендә 5 декабрь көнне узды.

   Әлеге ярышта агроном Рүзәл Хаҗиев, механизатор Ранил Әхмәтҗанов, сыер савучы Фәния Зарипова катнашты. Практик һәм теория өлешен уңышлы үтеп дипломларга лаек булды яшь хезмәткәрләребез. 6 нчы декабрьдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, “Корстон” күңел ачу үзәгендә хөрмәтләнеп кунак булып кайтты алар. Бер җәмгыятьтән берьюлы өч хезмәткәрнең катнашуы хуҗалык өчен зур мәртәбә.    Тәвәккәл , кыю кыз- егетләребезне алда зур уңышлар көтсен!


Нет комментариев