Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игенче имам

Әгәр дә кешеләрне бер төркемгә туплап, “Дөньяда яшәү өчен иң кирәкле, иң игелекле хезмәтне әйтегез” дигән сорау куелса, табигый ки, җаваплар күптөрле булыр иде. Берәүләр “табиб хезмәте “ диярләр иде, чөнки кеше өчен иң кадерле нәрсә-сәламәтлек. Саулыгың булмаса, эшли дә, укый да, иҗат итә дә алмыйсың. Икенчеләре - “укытучылар”диярләр иде. Өченчеләре “Ватанны саклаучылар, хәрбиләр”,-дияр иде, дүртенчеләре – “машина йөртүчеләр, техникада эшләүчеләр, очучылар, диңгезчеләр, метеорологлар” hәм башка бик күп hөнәр ияләрен күрсәтерләр иде. Шулай ук аларның җаваплары да дөрес булыр, әмма бәхәс кубар иде.Тик бер хезмәт, минем фикеремчә,бәхәссез калыр иде, ул-игенче хезмәте. Иртүк торып, Аллаh Тәгалә кушкан намазларыңны үтәгәннән соң, ашау өстәленә каплаган чәчәкле япманы ачып карыйсың: иртәнге ашка ипи бармы яки чәй эчәргә берәр тәмле камыр ризыгы калганмы? hәм шушы хәрәкәт, шушы сорау көн дә кабатлана: май ягарга күмәч бармы, казылык куеп бутерброд ясарга ипи бармы?

  

  Иртәнге чәйдән соң яки уразада сәхәр ашагач кына hәркем көндәлек үз хезмәтенә китә, югарыда аталган белгечлек hөнәрләр буенча эшкә бара. Ә игенче кырга чыга, күккә карап уфтана яки шатлана, җәйнең бер чорында Аллаhтан яңгыр сорый, икенче чорында “Эх, тагын бер ун унбиш көн коры торса иде” дип тели. Кышын кырда кар тотарга буразналар ясый, иртә язда чәчү техникасын, җиргә иңдерәсе орлыкларны хәстәрли башлый.

  Дамир районыбызның Кызыл Мишә авылында Вакыйф абый белән Кәүсәрия апа гаиләсенең өченче баласы булып дөньяга килә. Ул әти-әнисен шатландырып кына торучы игелекле малай булып үсә.

Башлангыч мәктәптә гел “5”легә генә укыган Дамир Тимершык сигезьеллык мәктәбендә дә яхшы укуын дәвам итә. Җәмәгать hәм пионер дружинасы эшләрендә дә гел алгы сафта була ул.

Дружина советы председателе (ул вакытларда рәис шулай атала иде)сыйныфның комсомол җитәкчесе, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын башкара. 8 сыйныфны гел “яхшы” билгеләренә тәмамлаган яшүсмер Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда да үзен күрсәтә. Спортны бик тә үз итә ул. Йөгерү, сикерү,чаңгы ярышларында hәрвакыт призлы урыннар яулый. Шулай ук математика, физика, химия, биология фәннәреннән техникумда үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннарга чыга. 

Техникум дипломына ия булган егет 1982 елда районыбызның ХХII партсъезд исемендәге колхозында бригада агрономы булып эшли башлый. Шул ук елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә.

1983 елда Совет армиясенә алына. Германиядә хезмәт итеп, старшина дәрәҗәсендә запаска озатыла.

1985 елда институтта укуын дәвам итә. Анда профсоюз активисты була,Идел буе зонасы өлкәләре күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулый,күп тапкыр премияләр белән бүләкләнә.

   Дамир белән без узган гасырның сиксәненче еллары азагында таныштык. Татарстанга союздаш республика хокуклары таләп итеп, Алабуга атом электр станциясе төзелешенә каршы имзалар җыйган, 1990 елдан суверенлык статусы даулап йөргән көннәр иде ул. Ул вакытта югары белемле игенче “Саба” совхозында икътисадчы, соңрак хисапчы - бухгалтер вазифаларын башкарды.

1992 елның июленнән ул туган авылында, “Мишә” крестьян фермер хуҗалыгында агроном булып эшли башлады. 2003 елның апрелендә “Мишә”, “Тимершык” крестьян- фермер хуҗалыгына кушылды. Шуннан бирле Дамир иген уңышын күтәрү буенча тотрыклы hәм максатчан эш алып барды. Район авыл хуҗалыгы hәм азык төлек идарәсе hәм Татарстан Республикасы галим агрономның хезмәтен югары бәяләде: 2020 елда Татарстан Президенты указы белән Дамир Вакыйф улы Мөхәммәтҗановка “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” исеме бирелде. Бу - 41 елга сузылган гомуми эш стажы  эчендәге тырышлыклар нәтиҗәсе иде.

   Инде килеп Дамирның хөрмәткә лаек икенче хезмәт вазифасы - Кызыл Мишә авылы мәчет мәхәлләсенең имам-хатыйбы эшчәнлегенә дә тукталыйк. Беркайдан да түләнми торган, фәкать Аллаh ризалыгы өчен башкарылучы имамлыкны ул 22 ел дәвамында алып бара. Үзара әңгәмә корганда Дамирга ничек бу ике вазифаны яраклаштырып алып барасың, имамлыкның көтелмәгән, планга салып булмый торган вакыйгалары була, биш вакыт намазлар да бар бит, ничек өлгерәсең дигән сорауны биргән идем. “Аллаh Тәгалә Үзе көйли аны”,-дип кыска гына җавап бирде ул. Белүемчә,Тимершык авылы имамы вафатыннан соң бу авыл кешеләре дә Дамирга мөрәҗәгать итә башлаганнар. Әлбәттә, аңа җиңел түгеллеген мин бик яхшы аңлыйм, фәкать җавабын гына ишетәсем килгән иде.Аллаh Үзе ярдәм бирсен!

  Язманы Дамирның ике хезмәтен бәйләп әйтелгән фикерләр белән тәмамлыйсы килде. Бу мизгелдә генә сүзен сүзгә китерә алмыйм, әмма шуны ассызыкларга мөмкин: сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйhиссәламнең  икмәк җитештерүче хезмәтен югары бәяләве мәгълүм.  Икмәк турында, аның кадере, изгелеге хакында халкыбызда яшәп килүче бер риваять тә бар.Кырда эшләүче бер кеше тамак ялгарга дип куе үлән үскән урынга килеп утырган. Ипи кисәген сындырган мәлдә бер валчыкның үлән арасына төшеп киткәнен абайлап калган, әмма күпме генә эзләсә дә таба алмаган. Шуннан соң ерак булмаган әрәмәлектән тал ботаклары сындырып алып килеп, чардуган белән киртәләп алган, башка кешеләр таптап гөнаhлы булмасыннар өчен.

Дамир туган! Тиздән синең лаеклы ялга китү көннәрең дә килеп җитәр,ИншәАллаһ. Хәләл пенсияңне озак еллар файдаланып яшәргә насыйп итсен Раббыбыз. Саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге бирсен!

 Илдар Яхъя,

 Саба –Кызыл  Мишә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X