Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игенче”леләр чаңгы юлларында

Җаваплыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә күңел биреп эшли дә, актив ял да итә беләләр

.

 

 

 Җаваплыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә күңел биреп эшли дә, актив ял да итә беләләр. Ял дигәнең ниндидер тамаша  кылудан бигрәк,  күпләр катнашындагы спорт  чараларын үз эченә  алган  булыр.  Узган җомгада “Игенче” җәмгыяте эшче-хезмәткәрләре арасында “Чаңгы юллары-2023” ярышлары да  моңа  ачык  мисал. Ул  көнне коллектив тулысы белән диярлек  вакытын саф  һавада, табигать кочагында, Иләбәр  авылы  янындагы трасса   үткәрде. “Бирегә  килеп  чаңгыга басарга  ихтыяр  көче тапкан  һәркем инде җиңүче. Барыбыз да сәламәтлек өчен бер-ике әйләнешне  ясыйбыз, алла  боерса. Әлбәттә,  ярышы үткәрелгәч, җиңүчесе дә булыр. Бүләкләр  бик мулдан.  Ике  ел  инде  спартакиадага "ВОСЬМОЙ ИСТОЧНИК" җәмгыяте  иганәчелек итә. Җитәкчесе Альбина Сабирова бүген безнең арада. Хуҗалык  урнашкан Эзмә, Шекше  авыл  җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары  да безнең  белән бергә. Хәтта участок вәкаләтлесе дә биредә”,– дип   сөйләде “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе  Алмаз Зарипов спартакиаданы  ачканда  ясаган  кереш   сүзендә.  Ярышлар башланып  киткәч, махсус  чакырылган тамада  Ленур  Биктимеров игенчелеләргә  көч-куәт биреп торды.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

Хатын-кызлар (40 яшькә кадәр):

1нче урын – Айзилә Зарипова

2 нче урын- Чулпан Мирзагалләмова

3нче урын – Гөлсинә Идиятова

4 нче урын - Фәнзия Зиннәтова

Хатын-кызлар (40 яшьтән югары)

1 нче урын – Рузия Хөсәенова

2 нче урын- Зөлфия Миңнегалиева

3 нче урын – Нурсәнә Сагыйтова

4 нче урын- Гүзәл Рамазанова

 Белгечләр арасында

 Хатын-кызлар (40 яшькә кадәр)

1нче урын – Резеда Дәүләтшина

2 нче урын- Дания Ягудина

3нче урын – Алия Хакова

4 нче урын – Рания Николаева

Хатын-кызлар (40 яшьтән югары)

1 нче урын – Алсу Шәйхиева

2 нче урын- Зөлфирә Рәхимуллина

Ир-атлар  (47 яшькә кадәр)

1нче урын – Илнар Хөсәенов

2 нче урын- Айдар Хөсәенов

3нче урын – Рифнур Мәхмутов  

4 нче урын- Фәнис Ибрагимов

Ир-атлар  (47 яшьтән югары)

1 нче урын – Расих Әсәдуллин  

2 нче урын Минтимер  Газизов

3 нче урын – Рашат Әхәтов  

4 нче урын-   Илдар Хөсәенов

Белгечләр арасында

 Ир-атлар  (40 яшькә кадәр)

1нче урын – Инзил Сафиуллин

2 нче урын- Ранур Шәймарданов

3нче урын Нияз Галиев  

4 нче урын- Динар Хәертдинов

Блгечләр арасында

 Ир-атлар  (40 яшьтән югары)

1 нче урын – Рамил Мирзегалләмов 

2 нче урын-  Ильяс Әскәров   

3 нче урын – Мөнәвир Сафиуллин

4 нче урын-   Фәнис Ханнанов

 

Җитәкчеләр (VIP старт)ир-атлар

1 нче урын- Алмаз Зарипов

2 нче урын – Илдар  Ханнанов

3 нче урын – Ринат Нигъмәтҗанов

4 нче урын – Наил Зәйнәгыев

 

Җитәкчеләр (VIP старт) хатын-кызлар

Гөлназ Нигъмәтҗанова

АПК хезмәткәрләре  профсоюзының район  комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова 55 яштән узган  Гүзәл Рамазановага; 60 яшьтән узган ир-атлар Илсур Дәүләтшин, Разих Зәйниев, Мөнир һәм  Мөнәвир Сафиуллиннарга үзе белән  алып  килгән махсус бүләкләрне тапшырды.

  Ярыш нәтиҗәләре буенча “Игенче-1”, “Игенче-2”, “Игенче-3” командалары төзелеп, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында район чаңгы ярышларында  катнашырга әзерләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев