Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игътибарлы булыгыз: ягу сезоны башлану белән шәхси хуҗалыкларда янгын чыгу очраклары арта

Йортларын җылы тоту өчен кайберәүләр электр җылыткычлары, газ плитәләре, духовкалар да куллана башлый.

Көннәр салкынаю һәм ягу сезоны башлану белән шәхси хуҗалыкларда янгын чыгу очраклары арта. Йортларын җылы тоту өчен кайберәүләр электр җылыткычлары, газ плитәләре, духовкалар да куллана башлый. Еш кына әлеге приборларны дөрес кулланмау һәм саксыз эш итү янгын чыгуга сәбәп була.

Янгыннар бигрәк тә мичләрнең артык кызу ягылуыннан, аларның төзек булмавыннан һәм яккан вакытта тиз янып китүчән сыеклыклар кулланудан килеп чы­га. Ягу мичләрен кулланганда бә­ла-казалардан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чы­гармаска кирәк: алар һәм башка җылыту приборлары янучан материаллардан янгынга кар­шы бүленешләр һәм аралык­лар белән сакланган булырга тиеш. Янучы мичне караучысыз калдыру, мич кырыенда керләр киптерү, башка яну куркынычы булган материаллар саклау катгый тыела. Ягу сезоны вакытында электр җылыткыч приборларын дөрес кулланмау да янгынга китерә. Әлеге сәбәп белән бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен электр җылыткыч приборларының за­водта эшлән­гәнен, сертифика­ты булганын гына куллану ки­рәк. Даими рә­вештә электр үт­кәргечләрнең, ро­зеткаларның, щит­ларның тө­зеклеген тикшереп тору зарур. Төнгә җылыткыч при­борларны кушып калдырырга, аяк, өс киеме киптерү өчен кулланырга ярамый. Электр җы­лыт­кычларны идәндә урнаштырырга, йорт җиһазлары һәм тәрәзә пәрдәләреннән чит­тә­рәк урынга куярга кирәк. Алар­ны лак-буяу материаллары, эрет­кечләр һәм башка ут кабу куркы­нычы зур булган сыеклыклар сакланган бүлмәдә урнаштыру тыела.

Көннәр салкынайту белән электр челтәренә тоташтырыл­ган приборлар электр үткәр­геч­ләрендә көчәнешне арттыра. Озак файдаланудан изо­­­ляцияләрнең яргалануы кыс­ка ялганышка китерә, бу исә янгын чыгуга сәбәпче була. Хә­веф-хәтәр булмасын өчен йорт хуҗаларыннан түбәндәгеләрне үтәү сорала:

–төзек хәлдәге электр җы­лыткыч приборларын, плитәләр­не яну куркынычы булмаган урыннарга урнаштырырга, югары көчәнешле берничә электр приборларын бер челтәргә то­таштырмаска ки­рәк. Өйдән чык­­канда газ һәм электр при­бор­ларының өзел­­гәненә ина­ны­гыз. Үз вакытында җылыту мич­ләрен ремонтлагыз, һава үткәрү юлларын корымнан чис­тартыгыз, мич­ләрдәге һәм тө­­тен торбаларындагы  ярык-лар­ны комлы-кызыл балчык­лы катнашма белән сылагыз, штукатурлагыз һәм агартыгыз; ягылган мичләрне карауны балаларга тапшырмагыз! Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар. Янгынны сүндерүгә караганда булдырмый калу җиңелрәк.

 

Илдар Хуҗин, 

Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев