Икътисадчы: Яңа елга барыннан да ныграк салат өчен продуктлар җыелмасы кыйммәтләнәк
Яңа ел өстәленә ала торган продуктларның бәясе бәйрәм алдыннан 10-15 процентка артачак.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Татар-информ»га бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод сөйләде.
«Яңа ел өстәленә иң кирәкле продуктлар ел саен 10-15 процентка кыйммәтләнә. Бу бөтен дөньяда күзәтелә торган гадәти бәйрәм алды динамикасы», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның фикеренчә, иң ныгы «салат җыелмасы» – борчак, колбаса һәм салат өчен кирәкле башка продуктлар кыйммәтләнәчәк.
«Каз яки үрдәк Яңа ел өстәле өчен иң кыйммәтле ризык булачак», – дип өстәде белгеч.
Шул ук вакытта дуңгыз һәм куян итенә бәяләр артмаячак.
«Алар (дуңгыз һәм куян – Т-и. иск.) артык кыйммәтләнмәячәк, чөнки бу итнең бәясе болай да бик югары. Мәсәлән, дуңгыз ите килограммы өчен 1,5 мең сум тирәсе тора», - дип йомгаклады сүзен икътисадчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/iktisadcy-yana-elga-barynnan-da-nygrak-salat-ocen-produktlar-yelmasy-kyimmatlanak-5914953
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев