Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Имин тәгәрмәч – имгәнмәгән бала

«Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль турында яшь юл хәрәкәте инспекторларының 21 отряды катнашты. Ягъни, җаваплылыкны аңлап, барлык мәктәпләрдән дә килгәннәр иде.

 

 

«Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль турында яшь юл хәрәкәте инспекторларының 21 отряды катнашты. Ягъни, җаваплылыкны аңлап,  барлык  мәктәпләрдән дә  килгәннәр иде. Җәй  башланырга торганда билгеләнгән әһәмиятле чара ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Ямьле фасылда ике тәгәрмәчле велосипед балаларның төп дустына әйләнә. Ә  анда йөри белергә кирәк. Без  кечкенә  чакта педальгә буй җитмәгәч, аякны рама  арасыннан  гына тыга  идек. Шуңа   күрә үземнең дә малай  чакта велосипед белән трактор тәгәрмәче  астына кергәнем булды. Әле ярый, “МТЗ-80”не йөртүче Ринат абый оста механизатор булып чыкты: тормозга басып  өлгерде. Конкурс әнә шундый күңелсезлекләрне  булдырмауны да  күздә тота. Конкурста велосипедта фигуралы йөргәндә иң катлаулысы – тар улак аша үтү. “Сигезле” ясап  йөргәндә дә акбур белән сызылган линиядән чыкмаска кирәк иде. Бу  сынауны узганда ялгышучылар кызлар һәм  малайлар арасында да  булды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре, бәлага таручыларга табиблар килгәнче беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедның төзелеше биремнәрен бер команда булып чишкәндә дә яшь инспекторларның укытучыларын уңайсыз хәлдә калдырасылары килмәде, отрядның уңышы өчен тырыштылар. Имтиханнарны ЮХИДИ бүлекчәсеннән килгән Илнур, Фаил  абыйлары  алды. Уңышка  фатиханы, әлбәттә, бүлекчә начальнигы Марат Гаязов бирде. ЮИДчыларның иҗади бәйгесен педагог Алсинә Галиева  бәяләде. Бу этапта Шәмәрдән лицее укучылары иң  яхшы агитаторлар булып танылды.

   Гомуми исәптә, барлык көндәшләреннән өстен чыгып, быел да  Саба аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты командасы җиңү яулады. Отрядтан Самир Дәминов белән Әнисә Мәүлетованың юл хәрәкәте  кагыйдәләре биремнәрен эшләүдә –1нче, Инсаф Хуҗинның  –2нче, Мәрьям Сәйфетдинованың  3нче  урыннарны  алулары барысын да хәл итте. Моннан тыш Самир белән Мәрьям  медицина бәйгесендә җиңүче велосипедны фигуралы йөртүдә 3нче булдылар.

“Мин велосипедта  5  яшьтән  йөри башладым, юл хәрәкәте кагыйдәләрен укытучыбыз Илназ Вакипович өйрәтте. Конкурска ел башыннан әзерләндек, белгәннәрне кабатладык, күнегүләр үткәрдек”,– дип сөйләде Иләбәр  авылыннан  килеп белем алучы  Әнисә Мәүлетова.

Самир бик  җитез  чаңгычы да әле, яшьтәшләре арасында районда I-II урыннарда бара. ЮИД отрядында II сыйныфтан бирле катнаша.

“Инде иртәгәдән үк зона этабына әзерлеккә керешәбез. Шушы  составта былтыр республика конкурсында IX урында идек. Быел беренче бишлеккә керәсе иде”,– диде укытучылары Илназ Габдерахманов.

 

Быел призерлык өчен ярышта гимназия һәм Шекше мәктәбе ЮИД отрядлары  урыннарын алыштылар. Велосипедта фигуралы йөрүдә Алина Гаршина белән Артур Гәрәев  яулаган җиңү гимназия командасын II  урынга чыгарды. Шекше  командасы III призер булды. Өч  командага да кыйммәтле велосипед бирелде. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе Саба бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән акыллы браслет, GPS трекерлы  сәгатьләр, чыбыксыз наушниклар да призер балаларны ихлас  сөендергән бүләк булды. 

Фәнил Мәүлетов.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев