“Иминлек каешы” чарасы башланды
Саба юлларында 21 гыйнвардан “Иминлек каешы” оператив-профилактика операциясе башланды.
Махсус чара 19 февральгә кадәр барачак. Балаларны автотранспортта йөрткәндә аеруча игътибарлы булу сорала. Иминлек каешын баш аркылы гына күкрәккә алып куймаска, дөрес эләктерергә кирәк.
“Кагыйдә бозучыларга 3 мең сум штраф каралган. Иминлек каешын эләктерү авария булганда алгы утыргычта баручының имгәнү-үлем очрагын 50, арткы утыргычта 25 процентка киметә”, – ди районның ГАИ бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.
Быел гына да әлеге кагыйдәне үтәмәгән 123 йөртүчегә беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев