Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йошкар -Оладан - диплом белән

Йошкар-Ола шәһәренең Республика Татар мәдәни үзәгендә «Чулпан» балалар үзешчән иҗатының III төбәкара биеннале узды.

Әлеге конкурста катнашып, Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы  2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, "Яшьлек" хореография коллективынын "Мизгел" төркеме 1 нче дәрәҗә лауреат булды.

“Бәллүр” вокал хореография ансамбле -2 нче дәрәҗә лауреат,  Габдрахманова Динә , Хисамиева Мәрьям - 1 нче дәрәҗә лауреат, Каримова Әминә, Ибраһимов Булат, Тахаутдинова Камилә - 2 нче дәрәҗә лауреат, Карамов Айсаф – 3 нче дәрәҗә лауреат,  «Халык уен кораллары – баян»  номинациясында Ибраһимов Булат - 3 нче дәрәҗә лауреат,  «Халык уен кораллары – курай»  номинациясында Аубакиров Надир – 1 нче дәрәҗә лауреат, Гайсин Нурсиль – 3 нче дәрәҗә лауреат,  Курайчылар дуэты (Аубакиров Надир, Гильманов Райхан) - 1 нче дәрәҗә лауреат,  Курайчылар триосы (Гайсин Нурсиль, Гарифуллин Айгиз, Усманов Ильназ) - 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар.

Укытучылар Альбина Мөбәрәкҗанова ,  Гөлназ Дәүлиева,  Сәйдәш Солтанов  Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев