Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Исем кушу йоласы” – балалар өчен чара

Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре “Сәйлән” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Исем кушу йоласы” исемле танып-белү сәгате үткәрде

Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту һәм бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 31 август көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре “Сәйлән” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Исем кушу йоласы” исемле  танып-белү сәгате үткәрде. Нинди исемнәр бар? Исемнәрнең әһәмияте, мәгънәсе нидә? Шул сорауларга бергәләп җавап эзләдек. Чакырылган кунак - Сафин Рафил белән берлектә исем кушу йоласы театральләштерелгән формада күрсәтелде. Балалар төрле милли уеннар уйнадылар, тематик китаплар ярдәмендә үз исемнәренең мәгънәсе белән таныштылар. Шулай ук балаларга мультфильм күрсәтелде һәм балалар журналларына күзәтү ясалды. Чара эчтәлекле һәм күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев