Җитәкчеләр арсында иң оста бильярдчы кем?
“Сабантуй” спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча турнир узды
Республика районнары җитәкчеләре ике көн дәвамында ике төркемгә бүленеп бильярд ярышларында көч сынашты. Әлеге ярышларда район һәм шәһәр башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары гына катнаша ала (ярышларның ачылышы турында алдан хәбәр иткән идек).
Шимбә көнне икенче төркемдә чыгыш ясаучылар "Сабантуй" спорткомплексына кабат көч сынашырга җыелдылар. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: беренче урынны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миннеханов, икенче урынны Мамадыш муниципаль район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, өченче урынны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев яулады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев