Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симет авыл җирлегендә җыен: җирлектә 21дән алып 40 яшькә кадәр өйләнмәгән 24 ир-егет бар

Югары һәм Түбән Симет авылларында 211 хуҗалык исәпләнә, шуларның 60ын буш йортлар тәшкил итә.

Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин үз чыгышын Советның төп бурычы халыкның көнкүрешен, яшәү шартларын яхшырту, барлык оешмаларны тотрыклы эшләтү, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең эшен контрольгә алу икәнлеген ассызыклаудан башлады. Җир­лек буенча ел дәвамында күп эшләр башкарылган. Мәсәлән, Югары Симет авылында үзара салымга ДПО бинасы ремонтланган, Түбән Симет авылында Ленин һәм Октябрь урамнарын тоташтыру өчен 87 метр юл эшләнгән һәм 27 урында урам утлары диод яктырткычлы лампаларга алыштырылган.

Җирлектәге демографик хәлгә килгәндә, Югары һәм Түбән Симет авылларында 211 хуҗалык исәпләнә, шуларның 60ын буш йортлар тәшкил итә. Барлыгы 529 кеше яши. Узган ел 3 бала туган, 5 кеше вафат булган.  2022 елда гаилә корган өч парның икесе авылда төпләнгән. Авыл җирлеге башлыгы үз чыгышында авылларда халык саны кими баруына борчылуын да белдерде. Яшьләрнең күбесе авылдан читкә китү ягын карый. Моның сәбәбе авылда төпле эшнең чикләнгән булуы һәм җирлекнең район үзәгеннән еракта урнашуының йогынтысы дип аңлатыла. Авылларның яшәрүенә, халык саны артуына әле нигез юк түгел: җирлектә 21 дән алып 40 яшькә кадәр өйләнмәгән 24 ир-егет бар.

Гражданнардан Югары Симет авылындагы ике урамны тоташтыручы асылмалы күпернең тирә-ягындагы агачларны кистерүне сораган һәм Түбән Симет авылында сатучы булмау сәбәпле, кибет ябылуына бәйле сораулар яңгырады. Җавапта атнага ике тапкыр сату белән автолавка киләчәге турында әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев