Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Югары Симет авылында Искечә Яңа елны каршы алдылар

Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен «Ах, бу иске Яңа ел» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр

 Россиядә элек-электән  Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтү гадәте яши. Яңа елны каршы алганнан соң ике атна узгач, 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә, ел саен кечкенә могҗиза була – Яңа ел яңадан ишек шакый, ләкин башка исем астында – Искечә Яңа ел. Иске Яңа ел-традицион кышкы тантаналарның тагын да озайта торган искиткеч бәйрәм.

  Югары Симет мәдәният йортында узган чарада да катнашучылар Иске Яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында белделәр, бу көнне заманча һәм борынгы гореф-гадәтләр, йолалар һәм билгеләр турында искә төшерделәр. Кичә барышында  кызыклы котлаулар яңгырады,  бәйрәм кунаклары өчен кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде, аларда һәркем рәхәтләнеп күңел ачты..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев