«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»
Югары Шытсу авылында, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм йөзеннән, җылы йон носкилар бәйләү эше яңадан башланып китте. Хатын-кызлар йон эрлиләр, йомгаклар әзерлиләр, ул арада бер өлеше бәйләү эшенә керешә. «Булдыра алганча игелекле эшкә үз өлешебезне кертергә тырышабыз»,-диләр апалар. Саваплы эшкә унлап хатын-кыз җәлеп ителгән.



Нет комментариев