Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Юл-транспорт һәлакәтләрендә ярдәм күрсәтүдә иң яхшы коткаручылар республика этабында көч сынаштылар

Чарада 7, 8, 11, 15 нче янгын сүндерү-коткару отрядларының 7 командасы катнашты.

  Кичә 5 март көнне Байлар Сабасының  129 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге базасында юл-транспорт һәлакәтләреннән килгән зыяннан коткару буенча республика этабының  ярышлары булып узды.

Әлеге ярышлар Байлар Сабасының “Кәеф” яшьләр үзәге каршында югары рухта, киеренке һәм мавыктыргыч төстә оешты. Чарада 7, 8, 11, 15 нче янгын сүндерү-коткару отрядларының 7 командасы катнашты, алар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Бәяләүнең төп критерийлары булып барлык кирәкле коткару гамәлләрен үтәүнең тизлеге һәм хатасыз булуы торды.

Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны 7 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге отрядының 2 нче янгын-сүндерү бүлеге командасы алды. Икенче урында- 72 нче янгын сүндерүчеләре булдылар, өченче урынны исә Яшел Үзәннең  8 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең 53 нче янгын- сүндерүчеләре яулады.

Җиңүче команда Идел буе федераль округында узачак ярышларында чыгыш ясаячак.

Автор: Ландыш Тимергалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев