Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юллар корбаны булмыйк

Быел 20 ноябрьгә туры килгән Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан 14-20 ноябрьдә республикада, шул исәптән Саба районында юл хәрәкәте иминлеге чаралары үтә

 

Быел 20 ноябрьгә туры   килгән Юл  һәлакәте  корбаннарын  искә  алу  көне  уңаеннан 14-20 ноябрьдә республикада, шул исәптән  Саба районында юл хәрәкәте  иминлеге чаралары  үтә. Төп максаты - юллардагы үлем-җитем проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Дөньяда көн саен юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә 3 меңләп кеше гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Юлларда ел да 1,2 миллионга якын кеше һәлак була. Һәм тагын 50 миллион кеше имгәнә, инвалидка әйләнә. ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре хәзер юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятиеләр хезмәт  колективлары  белән очрашалар. Мәктәпләрдә ачык тематик  дәресләрдә катнашалар. Акциягә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт казна  учреждениесе хезмәткәрләре, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, җәмәгать оешмалары   вәкилләре дә җәлеп ителә. Чарада  катнашучылар халык  күп  йөргән  урамнарда плакатлар белән юл хәрәкәте  кагыйдәләр  үтәргә  чакыралар,  җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар тараталар. 18 ноябрьдә районның барлык мәктәпләрендә “Бердәм юл хәрәкәте иминлеге  көне”  үткәреләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев