Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге айда – изге теләкләрем барып ирешсен

Сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган балалар hәрвакыт илебезнең, республикабызның кайгыртулы игътибары үзәгендә. Нинди генә проблема белән кайсы гына халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенә мөрәҗәгать итсәк тә, безгә, ягъни авыру балаларның әти-әниләренә hәм законлы вәкилләренә төрле яктан тиешенчә ярдәм күрсәтелә.

                 

  Район хакимияте hәм Шәмәрдән авыл җирлеге җитәкчелеге социаль яклауның төрле формалары белән җентекләп шөгыльләнәләр, авыруларга  тулы канлы тормыш белән яшәү hәм социальләшү өчен шартлар тудыру өстендә максатчан эшлиләр. Мәсәлән, авыру балалар өчен Шәмәрдән җирлегендәге “Әкият” балалар бакчасында аерым группа оештырылган. Теләгендә hәм мөмкинлеге булган hәр авыру бала спорт hәм башка түгәрәкләргә йөри ала. Авыру балалар белән эшләүче белгечләр балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, башка оешмаларда да булдырылган. Димәк, безгә- әти-әниләргә яки законлы вәкилләренә шушы мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланып, балаларыбызны камилләштерү өстендә тырышырга гына кала. Бу мөhим hәм изге  эштә  югары дәрәҗәдәге кешелеклек кайгыртуларына район hәм Шәмәрдән җирлеге җитәкчеләренә hәм барлык хезмәткәрләренә хөрмәтебез иксез-чиксез.

  Билгеле, сәламәтлеге буенча группада торган балалар медицина өлкәсендәге хезмәткәрләр белән дә аралаша. Без  Саба район үзәге hәм Шәмәрдән участок хастаханәләренең барлык хезмәткәрләренең дә  ихлас кайгыртуларын тоеп яшибез. Нинди генә борчу яки авыру белән мөрәҗәгать итсәк дә, табибларның йөзендә - җылы-ягымлы караш, телләрендә- шифалы сүз. Шәфкать туташлары һәм башка персоналның да җылы мөгамәләсен күреп-тоеп торабыз.  Районыбызның медицина өлкәсе җитәкчелеге халыкны дәвалауны югары культура таләпләренә туры килерлек итеп оештыра белә.

   Районыбызның мәгариф бүлеге,  мәктәпкәчә аң- белем hәм тәрбия  бирү өлкәсендә дә зур хөрмәткә ия затлар хезмәт куя. Минем сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган ике балама да балалар бакчасы дигән “оҗмах почмагы”на йөрү бәхете тиде. Бакчага барган hәр көн балалар өчен бәйрәм булды. Югары эстетик  тәрбия hәм белем бирү кысасында түккән фидакарь хезмәтләре өчен Шәмәрдән җирлегендәге “Теремок” hәм “Әкият” балалар бакчаларының hәрбер хезмәткәренә, җитәкчеләренә саулык теләп изге догаларымны ирештерәм. Инде, Аллаһка шөкер, Раббыбыз ярдәме белән мәктәп яшенә дә җиттек. Балаларымның гомер юлларының бу баскычында безне дүрт куллап Кызыл-Мишәдәге сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган балалар мәктәбе каршы алды. Анда да һәр укучының шәхси мөмкинчелекләренә туры китереп нәтиҗәле аң –белем hәм тәрбия бирүләре, балаларның төрле яктан сәләтләрен ачу-үстерү өстендә эзлекле эшләгән коллектив һәм җитәкчелек белән очраштык. Безнең балаларыбыз хакына кылган барлык яхшылыклары үзләренә мең изгелек булып әйләнеп кайтсын. Изге Рамазан ае бара. Бер яхшылыкка –мең яхшылык булып кайта торган ай. Йөрәктәге хисләремне югарыда телгә алган олуг затларга шушы изге көннәрдә ирештерәсем килде. Рәхмәтлелек - шәхеснең кыйммәтле бер ягыдыр. Барыбызга да Аллаh Тәгалә биргән матур тормышыбызны кадерләп яшәргә, Хак Тәгаләгә, әти-әниләребезгә, укытучыларыбызга, җитәкчеләребезгә бер-беребезгә рәхмәтле булып (димәк, бәрәкәтле) тормыш насыйп булсын иде.

Айсылу Рәхманова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев