Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изгелеге үзенә меңе белән кайтсын!

Тирәбездә яхшы кешеләр

Мин бу язмамны Оет авылы фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче  Энҗе Гатиятуллинага багышлыйм. Ул 1989 елдан башлап  Кече Шыңар авылыннан  көн дә килеп эшли.   Хәзер генә юлда машиналар күп йөри. Ул эшли  башлаган чорларда көн дә  җәяү 5 чакрым йөреп эшләүләре бик кыен булгандыр. Эшкә киткәнче дә, кайткач та, тормыш мәшәкатьләре, балалары, каенана-каената  – барына да өлгерергә кирәк.  Эшендә дә кем генә килми, нинди генә мәсьәләләр булмый, барына да түзгән, чын күңеле белән йөргән. Мин генә дә аңа күпме борчулар китердем. Берсен генә язып үтим әле. 2004 елның 4 октябре көнне тау башына үгез арканларга мендем.  Бер эт килеп  чыгып,   өреп яныбызга  килә башлады. Үгезнең арканы кулыма чорналган, ул мине өстерәп чапты.  Мин егылдым һәм аягым ташка эләгеп, бот сөягем  сынды.  Носилкага салып алып төштеләр.  Рәхмәт яуган Энҗе уколын кадап, аякларымны селкенмәслек итеп бәйләп, теләкләрен әйтеп, озатып калды.  Андый очраклар  күп булды. Мин генә түгел бит, бу тормышта кемнәргә ни генә булмый. 

Менә быел да ноябрь ахырында бик каты авырый башладым. Балалар Энжегә шалтыратканнар, ул килеп тә җитте.   Кан басымы бөтенләй  төшеп беткән. Күпме утырды, уколлар кадый, мин хәлгә килгәнче тырышты, Аллаһының рәхмәте яусын! Эшләгәненең игелеген күреп, лаеклы ялга чыгып, тигезлектә, сәламәтлек,  рәхәтлек белән  гомер кичерсен. Аллаһы Тәгалә елларга тынычлык биреп, һәркемгә дә бәхетле гомер кичерергә насыйп итсен!

Фирая Гыйльметдинова,

Оет авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев