Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кадетлар – ил ышанычы

Батырлык, бердәмлек, туганлык, бурыч, намус, вөҗдан, дуслык - әлеге төшенчәләр кадет антының асылын тәшкил итә.

Балаларга төпле белем белән бергә, хәрби-патриотик тәрбия бирүне төп бурычы итеп алган Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбенә быел гына кабул ителгәннәр 17 октябрьдә Ватанның лаеклы шәхесләре булачакларына ышан­дырып ант бирделәр. Биредә быелгы уку елында барлыгы 203 укучы белем ала. Укырга килүчеләрнең географиясе елдан-ел киңәя, хәрби ант кабул иткән Дмитрий Сидоров быел Башкортостанның Әбҗәлил районыннан IХ cыйныфка укырга  килгән. "Кадет мәктәбенә керү күптәнге хыялым иде. Миңа биредә бар да ошый. Киләчәктә КАИга укырга керәсем килә. Туган төбәгемә әлегә кайтканым булмаса да, әбием янына  Казанга кайтып йөрим", – ди  хәрби киемдәге егет.

Биредә  бар да җитди:  киемнән алып, үз-үзеңне тотуга кадәр чын хәрбиләрчә, кыю, тигез адымнар, горур, ышанычлы кыяфәт... Кыскасы, чын кадет шундый булырга тиеш! Тантанада  муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, кадетлар тормышындагы зур вакыйга белән котлады.

«Сез бүген кадет анты кабул итеп үзегезгә зур бурыч алдыгыз. Алган белемнәрегез тормышыгызда зур терәк булсын, биргән антыгызга тугры калыгыз, зур уңышларга омтылып яшәгез» – дип, укучыларга  кадет булуны раслаучы таныклыклар тапшырды.  Шулай ук  тантанада   спортта, укуда, һәрьяктан актив  булып, зур уңышларга ирешкән  17 укучыга  кадетларның төрле хәрби дәрәҗәләре тапшырылды.  Кукмара районы Ка­ен­сар авылыннан килгән Александр Николаев  биредә бишенче елын белем ала. "Миң "5"ле бил­геләренә укыйм. Алга таба ФСБ буенча укыйсым килә. Атна саен авылга кайтам.  Тәртип, биредәге мохит миңа бик ошый. Бүген мин вице сержант дәрәҗәсе алдым», – ди  IХ сыйныфта укучы егет. 

Иске Икшермәдә яшәүче Талия Хәнипова да улы Ильясның биредә укуына бик шат.  «Улым 5А сыйныфында белем ала. Коллектив бик яхшы, укытучылар ныклы әзерлекле. Улым авиамодельләштерү тү­гәрәгендә шөгыльләнә. Укы­тучысы Илнат Илшатович­ны бик хөрмәт итә, шуңа ул җитәкләгән түгәрәкләргә йө­рергә тырыша. Ул биредә мөс­тәкыйльлеккә өйрәнде, җит­диләнде",– ди әни кеше. Дө­рестән дә, җитдилек би­редәге һәрбер кадетка хас сыйфат. Тантанада катнашкан  әти-әниләр баласының чын хәрбиләрчә стройда йө­­рүенә, зур осталык белән баш­­карган барабанчылар, де­сантчылар, карабинчылар чыгышларына соклангандыр. Болар барысы да хәрби әзер­лекле булуга никадәр тырышлык, ихтыяр көче соралганын дәлилли.

"Без Биектау районыннан улыбызның истәлекле вакыйгасында кат­нашырга дип килдек. Улы­быз Искәндәр Хәкимов 5 сыйныфта укый. Үзләре теләп туганнар булган өч малай килделәр. Бүгенге бәйрәм күңелләрне дулкынландырды. Балаларга биредә бик ошый. Улыбыз тәртип ягыннан  үрнәк иде, бүген без аның гәүдә төзелешенең үзгәрүен, тагын да төз булуын күреп сөендек. Бик шатлыклы, горурлык хисләре кичердек. без бик канәгать", – ди Резеда Хәкимова.  Тантанада хәрби-диңгез флоты ветераннарының хәрби-пат­риотик җырлар композициясе, кадетлар башкаруындагы чыгышлар   бәйрәмгә   тагын да  хәрби рух өстәде.

 «Әлеге көн кадет тормышына зур үзгәрешләр кертә. Укучылар кадет кагыйдәләренә  яхшылап өйрәнеп бетәләр. Ант кабул итүдән соң тәртип тагын да яхшыра. Бүген антны ничек кабул иттеләр, укуларын да, үз-үзен тотыш­ларын да шулай дәвам итә­чәкләр.  Безгә укучылар төрле төбәкләрдән җыйнала. Алар  моңа кадәр  гомумбелем би­рү мәктәпләрендә укыгач,  биредә үзләрен чын солдат итеп тоя башлыйлар. Кадетлар  иртәнге  сәгать 6.00дан кичке 22.00гә кадәр гел  хәрәкәттә. Көн иртәнге физзарядкадан башланып, 14.00 сәгатькә кадәр гомумбелем бирү программасы белән  дәвам итә. Ә аннан соң 19.30га кадәр балаларны укыту кадет юнәлешендә алып барыла. Шунда ук БДИ, ОГЭга әзерлек, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. "Вперед, юнармейцы" дигән ярышта республика буенча  беренче урынны яуладык, ул безгә "Победа-22" ярышында катнашу хокукы бирде", – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәдинә Маканова. Мәктәп-интернатта  уку­­­чыларга фән нигезләрен ти­­рәнтен  үз­ләш­терү белән бергә, физик яктан көчле, хәр­би әзерлекле булырга бөтен мөмкинлекләр туды­рылган. Кадетлар да мо­ның  чыннан да шулай икән­леген  төрле бәйгеләрдә, хәр­би ярышларда яулаган уңыш­лары, зур  җиңүләре белән ис­батлыйлар. Киләчәк­тә дә үзләренә булган ышанычны ил алдында да акларлар әле.

ФОТОРЕПОРТАЖны МОНДА БАСЫП карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев