Кагыйдә өйрәнүдә  бәйрәмнәр дә, каникуллар да   юк
Район яңалыклары

Кагыйдә өйрәнүдә бәйрәмнәр дә, каникуллар да юк

Юллардагы вәзгыять балалар бакчалары коллективлары алдына шундый бурыч куя

Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренең төп нигезләренә өйрәтү мәктәпкәчә яшьтәгеләр  чреждениеләренең даими игътибарында. Бу – заман таләбе. Тәрбиячеләр өчен  Сабаның “Бәләкәч” балалар бакчасында  “Балаларны юл хәрәкәте  кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш оештыру” темасына  үткәрелгән  район  семинары  моның  ачык  мисалы.  Чара  кысаларында  ачык шөгыльләр, мастер-класслар,  ” Балалар яктыда”  театр  модасы күрсәтелде,  “Транспорт”  темасына  күмәк эш  оештыру буенча  укытучы-логопед  киңәшләре  бирелде, дидактик  уеннар  вернисажы үткәрелде


Нет комментариев