Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кар көрәүдә ярдәмчесе бар

Хәзер беркемне дә мини-трактор ясау белән шаккатыра алмыйсың. Бигрәк тә яшьләрнең техника, җайланмалар ясаулары турында күп ишетәбез. Байлар Сабасында яшәүче Хаҗинур абый Зиннуров исә әлеге ниятен соңрак, 76 яшендә гамәлгә ашыра.

Хәзер аның гаражында шәхси ярдәмче хуҗалыкта кулланыр  өчен җыелган “ярдәмче-трактор” тора. “Андый идея күптәннән башта бар  иде.  Бераз кәеф китеп  алгач, тукталып тордым.  Хуҗалыкта металл ватыклары күп  җыелган иде.  Шуларны тапшыра башладым,  хәйран акча  керде. Күңел күтәрелеп китте бит. Шуннан күптәнге хыял искә  килде.  Бер ниятләгәч артка  чигенәсе дә  килми икән. Тракторга детальләр туплый башладым. Иң элек алгы һәм арткы  күперчекләр  кирәк. Бер тимер җыючыдан белештем. Бар ул, бүген үк алып кит, ди. Ул  көнне кесәмдә акчам  юк  иде. Икенче  көнне барсам, “6лы”ның күперчекләреннән  җилләр искән. Эхе, мин әйтәм, техника  ясарга    йөрүчеләр мин генә  түгел икән. Шулай итеп, күперчекләрне һәм “6лы”ның тапшырулар тартмасын да Балтачтан  барып  алдык. Швеллерлар белән  дә шулай  булды. Белешеп куям, икенче көнне алып китәләр. Вакытында  хәл итмәсәң, сиңа кирәк әйбер башкаларга да кирәк икән. Двигателе мотоблокныкы, 15 ат көчле. Цилиндрлары –  комбайнныкы, бүлгече “МТЗ”ныкы. Бөтен детальләрне, тегесен-монысын кырдырып әзерләп куйгач, трактор итеп  җыярга  әтинең энесенең “159-ПМК”да эретеп  ябыштыручы булып  эшләүче оныгы Айнур булышты.  Ул  инде үзенә бер шундый техника әмәлләп тәҗрибә туплаган.  Өч ай дигәндә трактор әзер  булды”,– дип сөйләде Хаҗинур  абый.

Уенчык кебек тоелса да, чын техника булып  чыккан, «К-700» кебек билдән бөгелә,   көрәге гидравлика насосы  ярдәмендә  күтәрелә һәм төшә. Хаҗинур  абыйга  техника барыннан да бигрәк кар  көрәү  өчен   кирәк икән. Үзенең аяклары тиз арый башлагач, 15  минут эшләсә,  ярты сәгать  утырып торырга туры  килә. Ә тракторга утыргач,  педальләргә генә басасы.  

Хаҗинур хезмәт юлын кино куюдан башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, “Сельхозтехника” район берләшмәсендә “ЗИЛ”, “ГАЗ” автомобильләрендә, аннары “Олимпийский” дип аталган йортлар төзелешендә прораб булып  эшли. Биш еллап “Ремонт-төзелеш  участогы”нда начальник була.  “Сабагаз”  идарәсендә хезмәт  куеп  пенсиягә  чыга.

Трактор хәйран бәягә төшсә дә (двигателе генә 20  мең сум), иң әһәмиятлесе теләкнең  чынга  ашуы. Хәзер кар  яудымы, кул көче сарыф итмичә генә капка төбен чистартып куярга була. Дөрес, двигателе чыгымчылап  алгалый икән. Камилләштерәсе, җиренә җиткереп эшләп бетерәсе бар үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев