Рамазан-изгелекләр ае
23 март көнне Кече Шыңар һәм Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Иганәчеләр- Кече Шыңар авылында яшәгән Сәвия һәм Мандут Гарипов балалары, Оет авылында чыгымнарны авыл халкы үзара җыйналып күтәрде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар килде. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, авыз ачканнан соң җәмәгать белән намаз укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.






Нет комментариев