Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәннедә яшь кәләш белән кияүгә «Кияү мунчасы» йоласын үткәрделәр

Керәнле авыл клубы, милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында' «Балкыш» берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп, «Кияү мунчасы» hәм «Кияү коймагы» йолалары оештырды.

  Кияү мунчасы  яшь кәләш Айсинә белән кияү егете Рәзилгә берничә йорт аша яшәүче күршеләрендә әзерләнде. Никах төненнән соң иртә баштан яшьләрне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлый-җырлый  мунчага озаттылар. Алар мунчадан чыкканда, башта мунча алачыгына әтәч белән тавыкны кертеп җибәрделәр. Яшьләр аларны куып чыгарды: башта әтәч чыкса, беренче туачак  балалары - малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белән каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр. Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан соң, аларны уфалла арбасына утыртып кире  өйләренә алып кайттылар. Уен-көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күңелле узды. Яшь парлар, аларның гаилә тарихының беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев