Мәҗлесне Саба районы мөслимәләре оештырды. Теләге булган һәр хатын-кыз изге эшкә үз өлешен кертә алды.
Табын якынча 160 кешегә әзерләнде. Учактагы кайнар шулпа нәзер корбаныннан әзерләнде. Авыз ачканчы Саба районынынң баш абыстае Тәнзилә хаҗия Йосыпова Рамазан ае, мең айдан да кадерлерәк булган Кадер кичәсе турында вәгазь сөйләде. Ахырдан әлеге табынны әзерләүгә көч керткән дин кардәшләребезгә рәхмәт әйтеп, күмәкләшеп дога кылынды.


Нет комментариев