Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киләсе атнада -20 градуска кадәр суытачак

Яңа атна салкыннар белән башланып китә, ә атна ахырында җепшек көннәр көтелә.

Киләсе атнада Үзәк Россия территориясендә -20 градуска кадәр суык булачак. «Фобос» һава торышы үзәге сайтында шул турыда хәбәр ителә. Моны «Российская газета» яза.

Сишәмбе, ягъни 21 февральдә, һава температурасы климат нормасыннан төшә һәм -16 градуска кадәр суыта. Чәршәмбе көнне тагын да суык була: термометрлар минус 20 градус билгесеннән дә түбән төшәчәк. Көнчыгыш һәм төньяк районнарда салкынрак булачак.

Ватанны саклаучылар көнендә төнлә -17 градуска кадәр һәм көндез -10 градуска кадәр суык буласын хәбәр итә синоптиклар.

Яңа атна салкыннар белән башланып китә, ә атна ахырында җепшек көннәр көтелә. Шимбә көнне зәмһәрир суыктан соң һава температурасының нуль градуска кадәр күтәрелүе фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев