Бәйрәм концертын алып баручылар тантаналы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрделәр. Концерт программасына үзешчән сәнгатьнең иң кызыклы һәм мавыктыргыч номерлары кертелгән иде. Җыр-биюләр, шигырьләр, баянда уйнау белән алмашынды, халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Үзешчән сәнгатьнең һәр номеры көчле алкышлар белән үрелеп барды.









Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев