Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәктә “Бишек җырлары – халкыбыз рухы” исемле тематик кичә узды

Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең бишек җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләргә, сөйләшергә өйрәнә. Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...

Шул уңайдан, 28 октябрь көнне, Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Бишек җырлары – халкыбыз рухы” исемле тематик кичә уздырдылар. Чарада катнашучылар бишек җырларын искә төшерделәр. Катнашучылар бу җырларның үзләренә күпме шатлык, күңел чисталыгы, ихласлык бүләк итүен сөйләделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев