Корбан гаете мөбарәк булсын!
Район яңалыклары

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Барыгызны да бә­рә­кәтле изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәбез!

   Хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын,чалган кор­баннарыбыз,кылган до­га­ларыбыз,биргән сәдакаларыбыз  кабул булсын! Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев