Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коры үлән - дарыга тиң

Коры үлән һәм чүп-чар яндыру – язгы-җәйге чордагы янгыннарның төп сәбәпчесе. Алар үзеннән-үзе генә янып китми. Территориясен чистарту нияте белән аларга кеше ут төртә. Ә коры үлән дарыга тиң.

Язгы  янгыннарның шактые әнә шул гамьсезлек аркасында килеп чыга да инде. Мисал өчен, коры үлән яндыру аркасында 2021 елда районда - 7, былтыр 1 янгын очрагы теркәлде. Быел да, әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең элементар таләпләре үтәлми икән, кү­ңелсезлекләр кабатланмас дип әйтеп булмый. Моңа  мисал итеп 10 апрельдә Актаныш районында  коры үләннәр яну­дан башланган фаҗигане  китерергә була.  Янгын кеше яшәгән ике йортны һәм буш торган өч йортны кара күмергә әйләндерде. Азнакай районында спиртлы эчемлек кулланган ир җиргә ятып йоклый, кулындагы төпчегеннән корган үләннәргә ут күчә. Аны  күршеләре күреп, коткарып кала. Шуңа охшаш  хәл 2021 елда безнең  районда да булган  иде. Иске Икшермә  авылы  җирлегендәге болында коры үлән  янган  урында  олы  яшьтәге ир-атның мәете табылды.  

Кыскасы, быел Татарстанда  393 янгын корган үләннәрне һәм камышларны яндырудан килеп чыкты. Вәзгыятьне   күздә тотып,  республикада 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелде. Әлеге чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, үлән һәм чүп яндыру, ризык әзерләгәндә ачык уттан файдалану катгый тыела. Язгы-җәйге чорда биналар арасына төзелеш  материаллары, чүп-чар  яки башка  янучан  калдыклар өеп  куярга рөхсәт ителми. Торак  пунктлар чикләрендә  урнашкан җир кишәрлекләре биләүчеләр, шулай ук авылдан читтәрәк бул­ган гомуми кулланыштагы тер­риторияләр хуҗалары би­ләмәдәге  коры үләннәрне чабып  алырга, чүп-чардан  арындырырга тиешләр.

Үзгә янгын режимы таләп­ләрен үтәмәгән очракта, гражданнарга – 10 мең сумнан 20 мең сумга, вазифаи затларга – 30 мең сумнан 60 мең сумга, эшмәкәрләргә – 60 мең сумнан 80 мең сумга, юридик затларга 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф салына. Янгын олы зыян китерсә, җинаять эше кузгатыла. Пыскып, төтенләп торган үлән  күрсәгез, аны үз көчең белән дә сүндерергә мөмкин. Моның өчен янган үләнне таптау яки су алып килеп сибү дә җитә. Эш зурга  китсә, вакытны   сузмыйча, тиз арада 01 телефонына, кәрәзле телефоннардан 112, 101, 010 номерына хәбәр итү шарт.

Янгын кешеләрне дә, корылмаларны да аямый, шунлыктан ут белән һәрвакыт сак булырга кирәк.

Айнур  Галимуллин,

 районара янгын күзәтчелеге  бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев