Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ковид балаларга яный

Инде бетә, җиңәбез дигәндә, ковид яңадан баш калкытты. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң кинәт чыккан яңа штамм балаларны да аямый булып чыкты.

Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры, балалар пульмонологы Илнур Закиров та Татарстан Республикасының Оператив штабы уздырган туры эфир вакытында Covid-19 китереп чыгарган вәзгыятьнең киеренке булуын әйтте. Бүгенге көндә республика балалар клиник хастаханәсенең ковид-госпиталендә 80гә якын бала ятып дәвалана икән. «Без хәзер авыручы балалар санының иң югары ноктага җитүен күрәбез, мондый хәл моңа кадәр булмады»,– ди ул. Коронавирусның алдарак таралган штаммнары вакытында балалар өлкәннәр кебек еш авырмаган. Ә хәзер, омикрон-штамм килгәч, педиатрлар балаларның берничә тапкыр ешрак авырый башлавын әйтә. Район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасына да шундыерак вәзгыять күзәтелә.

“Әлеге чир мәктәпләрдә кышкы каникуллардан соң укулар башлангач кузгалды. Гаиләдә күбрәк олы балалар авырый, ясле-бакча яшендәгеләр арасында андый очраклар күп түгел. Сабаның үзеннән мөрәҗәгать итүчеләр күп, гимназиядәге кайбер классларны карантинга да ябарга туры килде. Әлегә авыручыларның үсеш динамикасы күзәтелә, көнгә 6-7 балада ковидка тест уңай нәтиҗә бирә. Узган атнада бу авыру 93 балада ачыкланды, алдагы атнада әлеге күрсәткеч 27 иде”,– ди участок педиатры Айзирәк Әскәрова.

 

Авыруның төп билгеләре: югары температура (39га кадәр күтәрелергә мөмкин), хәлсезлек, баш әйләнү, тамак авырту, кайберләрдә эчәк инфекциясе (косу, эч китү) күзәтелергә мөмкин. Авыручылар арасында яңа туган балалар да бар, әмма сабыйлар чирне җиңелчәрәк кичерәләр икән. Авыруы көчле булганнарны Казанга җибәрәләр, хәзерге вакытта республика клиник хастаханәсендә безнең районнан 3 бала дәвалана.

“Балада авыру билгеләре сизелүгә, иң беренче педиатрга шалтыратырга кирәк. Без тиз арада килеп экспресс-тест, анализлар алабыз. Аннары авыру халәтенә карап, дәвалану курсы билгеләнә. Балаларга профилактика өчен вируска каршы препаратлар кулланырга, витаминнар эчәргә кирәк. Гаиләдә авыручылар булса, алар белән ничек тә контактка кермәскә киңәш итәбез. Бу чир бик тиз йогучан”,– ди баш педиатр.

 

Ковидтан саклануның тагын бер үтемле чарасы – ул вакцинация. Район үзәк хастаханәсенә балалар өчен — «Гам-КОВИД-вак-М» вакцинасының беренче 20 дозасы кайтарылган. Аны 12 яшьтән зуррак балаларга ясый да башлаганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев