Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кыңгырау» балалар бакчасында милләтләр дуслыгы турында сөйләштеләр

Чарага райондашыбыз, башкорт милләтле Рәхимә Вәлиуллинаны чакырганнар

  «Халыклар дуслыгы - илләр дуслыгы»диләр. Безнең илебездә яшәүче һәр халык дус һәм тату. Идел буенда  рус, татар, мари, мордва, удмурт, чуваш, башкорт халкы берләшеп яши. Рәсәй дип аталучы зур, бердәм дәүләт вәкилләре без барыбыз да. Сабаның 4 номерлы  “Кыңгырау” балалар бакчасында милләтләр, халыклар бердәмлеге, дуслыгы турында “Халыкларның бер күк гөмбәзе астында берләшүе“ дип аталучы тематик чара узды. Сабабызда яшәүче башкорт милләтле Рәхимә Вәлиуллина кичәнең махсус кунагы булды.  Рәхимә ханым бәйрәмгә бик матур милли киемнәр белән килеп, башкортча сөйләм ишеттереп балалар белән әңгәмә корды. Чарада үзе иҗат иткән китапларын балалар бакчасына бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев