Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбашта – Раштуа әкиятләре

Кырбаш мәдәният йортында христианнар һәм авыл халкы өчен елның иң шатлыклы һәм тантаналы бәйрәмнәренең берсе – Раштуага багышланган «Раштуа әкиятләре» театральләштерелгән тамашасы үткәрелде.

 

    Кырбаш мәдәният йортында христианнар һәм авыл халкы өчен елның иң шатлыклы һәм тантаналы бәйрәмнәренең берсе – Раштуага багышланган «Раштуа әкиятләре» театральләштерелгән тамашасы үткәрелде. Концерт программасы да бар иде. Чараны бәйрәм итү “Христос туу” Раштуа спектакленнән башланды, аннары “Каенкай” фольклор коллективы, яшь артистлар чыгыш ясады. Раштуа фәрештәсе, көтүчеләр, төрле хайваннар, сихерчеләр, доктор Айболит кебек әкияти персонажлар да читтә калмады. Кичә дәвамында актерлар балаларны һәм өлкәннәрне төрле уен программасында, җыр-биюдә, шаян  колядкаларда һәм викториналарда катнаштырды. Һәр чыгыш көчле алкышларга  күмелде. Барысы 22   катнашучы тартылган  бәйрәмне 40тан  артык кеше тамаша кылды. Якты һәм дәртле чара авыл халкында күп уңай кичерешләр тудырды. Ахырда барлык катнашучыларга да истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев