Кызарып пешкәннәр чияләр, безне  өз, дияләр
Район яңалыклары

Кызарып пешкәннәр чияләр, безне өз, дияләр

Соңгы берничә елда апрель аеның җылы килүе сәбәпле, карлар иртәрәк эреп бетә. Иртә чәчәк атучы чия, шомырт, алмагачларга шул гына кирәк.

Безгә  язалар

Кызарып пешкәннәр...

    2024  ел күп  җирдә  чия булмады. Ә без,  киресенчә,  уңышны мул  җыеп  алдык.  Чиябезнең   күплегенә, эрелегенә  кызыгып  караучылар күп  иде. Аллага  шөкер,  8 литрлы 15  чиләк җыйдык без  аны. Чиябезнең атна-ун көн соңрак  чәчәк  атуы  уңышка  нык  йогынты  ясады,  минемчә. Соңгы берничә елда апрель аеның җылы килүе  сәбәпле,  карлар иртәрәк эреп бетә.  Иртә  чәчәк  атучы чия,  шомырт,  алмагачларга шул гына  кирәк. Әмма  майда салкыннар әйләнеп  кайта да, аларга зыян  сала.  Узган ел май  урталарында  минус 8-10, хәтта  урыны белән 15 градус  салкын  иде, диючеләр  күп  булды. Нәтиҗәдә чия чәчәкләре  күп бакчаларда  өшеде. Димәк, җимеш  агачларының вегетация  чорын акрынайтырга   кирәк.  Моның  өчен өй кырыендагы карларны калын итеп чия, алмагач төпләренә  өеп  куйдым. Алар тиз генә эремәделәр, җиргә  җылынырга ирек бирмәделәр. Шунлыктан чия,  алмагачлар соңрак чәчәк  аттылар һәм  салкын  кырауларга эләкмәделәр. Уңыш  сере шундадыр дип  уйлыйм.

Безнең чияләр бик эреләр һәм җете  кызыллар. Моннан 35  ел элек яңа  йорт  җиткереп, башка чыккан  идек. Күчкәндә безгә Маһиҗамал әби өй  каршына утырту өчен ике төп чия агачы бирде. Игелеген   күрегез, муллыгы белән сөендерсен, диде. Шуңа күрә без аларны  Маһиҗамал әби  чияләре дип йөртәбез. Алар бер  елны  җимешсез  калдырмадылар. Әлбәттә, агачлары да  үрчеде, уннан да артып китте. Ел да чия җыйган  саен игелекле әбекәйгә рәхмәт  укыйбыз,  урыны җәннәттә булсын, дибез.

Агай,  алдан сагай дигәндәй, чия, алмагач  төпләренә   күп итеп  кар  өеп  куйдым. Май  ае  салкын була, диләр. Аңарчы  агачларны  чәчәк арттыртмаска  иде.

Бу мәкаләмне  сезгә дә бераз  файдасы тимәсме, дигән теләк белән   яздым. Алай  эшләүчеләр, агач төбенә кар  өючеләр, билгеле, бардыр.  Кемдер минемчә эшләп  файдасы тисә, бик  шат булыр  идем.

Данил Галлләмов.

Калатау.


Нет комментариев