28 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Дөньяда иң яхшысы» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
Бәйрәм концерты бик күңелле үтте. Саба интернат-мәктәбе укучылары, укытучылары һәм тәрбиячеләре әниләргә искиткеч, үзенчәлекле концерт бүләк иттеләр. Концерт программасында сәхнәләштерелгән күренешләр, дәртле, матур җырлар яңгырады. Тамашачылар шулай ук мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр башкаруында матур биюләр дә күрделәр. Һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары белән үрелеп барды.
Фото: http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев