КҮЗ ТИДЕРӘ КҮРМӘГЕЗ
Район яңалыклары

КҮЗ ТИДЕРӘ КҮРМӘГЕЗ

Авыл җирлекләрендә 2020 елда гражданнарның үзара салым акчалары белән идарә итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча җыеннар дәвам итә.

Өченчекөн Олы Нырты җир­ле үзидарәсе  җитәк­че­ләре Чәбия-Чүрчидә  яшәү­челәр белән очраш­ты. Авыл зур түгел,  23 хуҗалыкта 78 кеше  яши. Халкы эшчән, мал-туарны күп тотып  көн   күрә. Көтүгә быел 35-37 тирәсе  сыер  чыккан. Бу 78 хуҗалыклы Олы Нырты  авылы көтүе белән чагыштыргада ике тапкыр күбрәк. Бу хакта сүз чыккач, чәбиячүрчилеләр җыен рәисенә: “Күз ти­дер­мәссеңме әле”,– диде­ләр.  Тфү-тфү. “Чәбия Чүр­чи – безнең җирлектә яшәү өчен   уңайлы авыл. Халкы  чишмә суы эчә, авыл уртасыннан  асфальт юл үтә. Хәзерге  вакытта оптик җепселле телефон-интернет кабель линиясе  сузу бара. Шәт, тиз арада эшләнеп  бетәр һәм “Летай”га тоташу  мөм­кинлеге булыр  дип  уйлыйбыз”,– диде  җир­лек башлыгы  Рафис Сәфәр­га­лиев...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары


Нет комментариев