Узган җомгада Саба урманчылары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан традицион чарага – әлеге өлкәдә үз эшләренең осталарын ачыклаучы ярышларга җыйналдылар.
Ямьле «Карпат» аланында урманчылар көч сынашты.
Ямьле «Карпат» аланы ул көнне дә куәтле урман кисү тракторлары, агачларны төяү-бушату авазлары һәм бер-берсе өчен җан атып, көч биреп торучы урманчылар тавышыннан гөрелдәп торды. Гадәти эш көненнән аермалы буларак, монда һәр хезмәт төре хөкемдарлар каршында башкарылды, чөнки һәрберсе урман хуҗалыгы белгечләренең һөнәри осталыгын, хәзерге техниканы камил белүен һәм теоретик әзерлеген билгеләүгә юнәлтелгән иде. Урманчыларны Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сәламләп, һөнәри осталыкта уңышлар теләде.
Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов якынлашып килүче урманчылар көне белән тәбрикләп, әлеге тармакның районыбызда зур роль уйнавын билгеләп үтте.
“Урман хуҗалыгы тармагының бөтен төр юнәлешләрен дә профессиональ яктан ныгытып үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, монда сез зур көч куясыз. Барыбыз да да хезмәт урыннарыбызда эшебезне һөнәри осталык белән башкарсак, икътисадыбыз да көчле һәм һәркем үзеннән канәгать булыр”, – диде Марат Кәримов.
Урманчылар ярышларның бер генә төрендә дә сынатмады.
Биредә 70тән артык катнашучы 11 төрле номинациядә – иң яхшы урман мастеры, участок лесничие ярдәмчесе, участок лесничие, егерь, иң яхшы команда, умартачы, харвестер һәм форвардер операторы, “УАЗ” һәм “КамАЗ” машиналары йөртүче һәм мәктәп урманчылыгы исеменә көч сынашты. Чарага гомерләрен Саба урман хуҗалыгын үстерүгә багышлаган ветераннар да чакырылып, алар бәйрәмнең иң түрендә булдылар.
“Ел да шулай һөнәри бәйгедә очрашабыз. Көндәлек хезмәтебездә ниләр башкарабыз – ярышларда да шуларга кагылышлы биремнәр. Монда Урман хуҗалыгының барлык тармаклары катнаша. Шулай ук быел биредә Нурлат урманчылары да һөнәри осталыгын сынап карый. Һөнәри бәйрәмебезне югары күрсәткечләр белән каршы алабыз. Саба урман хуҗалыгының данын, дәрәҗәсен сакларга тырышабыз”, – дип сөйләде Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин.
Ярыш шартлары буенча урман мастерлары урманны торгызу, саклау һәм яклау, агач һәм куак төрләрен билгеләү, янгынга каршы чаралар, хезмәт иминлеге, төгәл кисү, беренче ярдәм күрсәтү, кыскасы, тугыз юнәлеш төрендә үз осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар. Боларның барын да зур төгәллек һәм осталык белән башкарып, “Иң яхшы урман мастеры” исеменә Мишәбаш участок урманчылыгыннан Рамил Әхмәтҗанов лаек булды. Форвардер операторлары арасында бүрәнәләрне тиз арада төсләренә карап сортларына аеру һәм төяүдә быел да Руслан Николаев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
“Саба урман хуҗалыгында 10 ел машинист-кранчы булып эшлим. Мондый төр ярышларда ел саен катнашам. Узган ел Түбән Новгород шәһәренә Бөтенрәсәй күләмендә узган ярышларда катнашып, икенче урынны яуладым. Башта дулкынландыра, эшли башлагач, онытыла. Акрынлап, җайлап кына үзеңчә эшлисең. Беренчелекне яулавыма бик шатмын. Мондый чаралар бик кирәк дип уйлыйм. Камилләшергә, тәҗрибә тупларга ярдәм итә”, – ди Руслан.
Ярышның һәр төрендә җиңүчеләр ачыкланды.
Бәйрәмдә Саба урман хуҗалыгының төрле тармагында көч куючы хезмәт алдынгыларын Равил Кузюров һәм Марат Кәримов тәбрикләделәр. “Иң яхшы участок урманчысы” – Фәрит Гыйлаҗиев, “Иң яхшы участок урманчысы ярдәмчесе” – Нияз Габдуллин, “Иң яхшы егерь” – Илфат Гарифуллин, “Иң яхшы умартачы” – Ринат Бариев, Иң яхшы “УАЗ” йөртүче –Александр Сергеев, “Иң яхшы “КамАЗ” йөртүче” – Динар Фәһмиев, “Иң яхшы харвестер операторы” исемен Валерий Иванов яулады.
Мәктәп урманчылыклары арасында алдынгылыкны Лесхоз укучылары алды. Командалар буенча Сабабаш урманчылыгы –1нче, Корса – 2нче, Мишәбаш урманчылыгы 3нче урын ияләре булып танылды. Җитештерү предприятиеләре арасында агач эшкәртү комплексы командасы 1 урынга чыкты. Җиңүчеләрне Илһам Рәхмәтуллин һәм “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Хаҗи Фәйзерахманов котлады.


Нет комментариев