“Көзге шәфкатьлелек” акциясе
Район яңалыклары

“Көзге шәфкатьлелек” акциясе

9 сентябрь көнне, "Көзге шәфкатьлелек” акциясе кысаларында,Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән “Кыңгырау” балалар иҗат берләшмәсе Гайнановлар гаиләсендә булдылар.

Хәбир абый белән Факиһә апа – хезмәт ветераннары, Факиһә апа гомерен балалар укытуга багышлаган. Алар авылда хөрмәтле гаилә, 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Без хөрмәтле ветераннарга изге теләкләребезне җыр – биюләр, шигырьләр аша җиткердек. Алар рәхмәтләр укып, тагын килүебезне көтеп калдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru


Нет комментариев