Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда янгын булды

Кичә көндезге сәгать 1ләр тирәсендә Лесхоз бистәсендә янгын чыгып, ике фатирлы йортның бер ягы янып бетте.

Хәзер янгын булган   урында тикшерү эше  алып барыла,  ут чыгуның  сәбәбе  ачыклана. Нинди генә сәбәп булмасын, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында чыга. Электр чыбыкларының төзеклеген һәрчак тикшереп тору, ачык  ут белән  сак  эш итү,  утын ягу  мичләрен күзәтүчесез  калдырмау  төп таләпләрдән санала. “Быел  кагыйдәләр  үзгәрде. Әйтик, бакчаларда учак  ягу   көннәр коры һәм  эссе торганда гына  түгел, тулы календарь ел дәвамында  да тыелды. Утны сүндерүгә караганда, булдырмый  калуы  җиңелрәк  икәнлеген истән  чыгармыйк”,– дип искәртә  МЧСның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча Саба һәм Теләче районнары  бүлеге башлыгы  Айнур  Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев