Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл активистлары белән берлектә бирнә җыйдылар [+фото]

Бирнә җыю - татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.

Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән-өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.


Шушы максат белән, 5 июньдә, Лесхоз бистәсендә бирнә җыю оештырылды. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе оешмалары һәм активистлар белән берлектә халыктан алда торган бәйрәм өчен бүләкләр җыярга чыктылар. Хуҗалар аларны кадерле кунаклар буларак каршы алды, яхшы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар, ә балаларга тәм-томнар әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X