Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп үттеләр
28 октябрьдә Россиядә Әбиләр һәм бабайлар көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм өлкән буынга багышланган һәм дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә, әмма билгеле бер датага төгәл халыкара бәйләнеш юк. Россиядә Әбиләр һәм бабайлар көне 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. 28 октябрь көне славяннарның «көзге бабайлар» бәйрәме белән бәйле, ул ата-бабаларны хөрмәтләүгә багышланган һәм октябрь ахырында билгеләп үтелгән.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән бергә әби- бабайларыбызга бүләк итү өчен открыткалар ясадылар.
Кадерле әби-бабайларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Бу искиткеч көндә сезгә мәхәббәтегез, зирәклегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сез-безнең гореф-гадәтләребезне һәм тарихыбызны саклаучылар, сезнең ярдәмегез һәм яхшы киңәшләрегез безнең өчен бик кыйммәтле. Гомерегезнең һәр көне шатлык, сәламәтлек һәм бәхет белән тулы булсын. Без сезнең белән горурланабыз һәм чиксез яратабыз! Сезгә нык сәламәтлек, җылылык һәм уңайлылык телибез.
дип хәбәр ителә Саба муниципаль район советы сайтында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев