Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәчеткә кереп, сәдака салу өчен куелган әр­җәдән 5000 сум акча урлаган

Менә шул сәдака акчасына кул сузу – аеруча оятсызлык белән кылына һәм күпләрдә нәфрәт уята тор­ган җинаятьләрнең берсе. Кемдер – изгелек кыла, ә игелексез бәндәләр сәдака урлап зур гөнаһка бата.

Яшерен эшләнүче җинаять­ләрдән саналган урлашу кү­ре­нешләренең кеше-кара  күрен­мәгән җирдә һәм, кире­сенчә, халык күп җыелган урын­нарда (базарлар,  вокзаллар) ешрак кү­зәтелүе һәркемгә мәгълүм. Кәкре кул­­лыларны берни туктата алмый, хәтта дин дә. Белгәнебезчә, мәчетләрдә сәда­калар салу өчен әрҗәләр тора.  Гыйбадәт кылырга килүчеләр сәдака акчасын кызганмый, мөм­кинлеге булганча, Аллаһ Тә­галә хакы өчен дип, салып калдырырга тырыша. Менә шул сәдака  акчасына кул  сузу – аеруча  оятсызлык белән  кылына һәм күпләрдә  нәфрәт уята тор­ган җинаятьләрнең  берсе. Кемдер – изгелек кыла, ә игелексез бәндәләр сәдака урлап зур гөнаһка бата.

Шушы көннәрдә җәмәгать  судья­­­сы район  авылларының бер­­сендәге мәчеткә урлашу нияте белән   кергән А.Донканга  ка­рата  кузгатылган  җинаять эше буенча  хөкем  карары  чыгар­ды. Бу 1984 елгы Алексейның  суд  каршында беренче генә басуы түгел инде.  Кеше  үтергәне,  фахишәлек  шөгыле оештырганы, кеше талаганы, урлашканы, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне һәм башка законга  каршы  гамәлләре  өчен моңарчы да 8 тапкыр  хөкем ителгән ре­ци­дивистның байтак  гомере кы­рыс режимлы колонияләрдә уза. Әмма аның өчен үкенү хисе бе­лән  тәүбәгә  килү сәгате һаман  да  сукмый. Иреккә  чыгу белән бер ел дигәндә  кабат  җинаять юлы­на баса. Соңгы елларда респуб­лика районнары буйлап йөреп мә­четләрдән  угрылык итә. “Гаст­ролер” 2021 елның  сен­тябрендә Са­ба районына  да  ки­леп   чыга, тыш­кы ишегенең биксез булуыннан файдаланып, Сатыш мәчетенә ке­рә һәм холл ишеге  йозагын ватып, сәдака салу өчен куелган әр­җәдән 5000  сум акча  урлый.    Ния­те җиңел юл белән  баеп  китү була.    

Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен  таный һәм эшне  суд тик­шерүе үткәрмичә генә  карауны  сорый.    Җинаять җавап­лылыгын җиңеләйтә һәм  авырайта торган барлык шартларны исәпкә  алып (соңгы  иректән  мәхрүм ителү  урыныннан да  тискәре  яктан характерлана), А.Дон­канны 10 айга ирегеннән мәхрүм итү турында  хөкем  карары  чыгарылды. Шул ук  вакытта  2022 елның 7 июнендә Әлмәт, 15 июньдә  Азнакай шәһәр  судлары  билгеләгән  җәза  срокларын да  кушып исәпләгәннән  соң, аңа әле тагын  4 ел да 2  ай гомерен  катгый режимлы  колониядә   уздырырга туры  киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев