Мәдрәсә-музейга бүләкләр тапшырылды
Саваплы гамәл
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Сатыш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз- Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәнил Исхак улы Габдрахманов авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин һәм авыл рәссамы Рамил Әбүбакиров белән Сатыш мәдрәсәсендә очрашып, авыл тарихы, аның истәлекле урыннары, борынгы һәйкәлләре турында фикер алыштылар. Фәнил Исхак улы үзенең һәм рәссам Рамил Әбүбакировның әнисе Зөһрә ханым хатирләренә нигезләнеп иҗат ителгән "Янкала", "Янкала каланчасы","Янкала түбәсе,"Янкала басуы" дигән атамалары белән билгеле булган Йомгалак урманының Урта Саба авылына карап торган урындагы күренешне чагылдырган картинаны, улы Габдрахманов Булат эшләгән “Туган авылымның борынгы һәйкәлләре” альбомын, Сатыш авылы барлыкка килү тарихын чагылдырган документлардан торган плакатларын музейга бүләк итеп тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев