Чараны мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре оештырды
Тимершык авылында мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, балалар белән, язның иң матур бәйрәмнәреннән берсе - "Йомырка җыю йола-бәйрәме" оештырдылар. Балалар авыл урамнарын ямьләп, йорттан-йортка кереп, бәйрәм белән котлап йөрделәр. Йорт хуҗалары балаларга матур төсләргә буялган йомыркалар, тәм-томнар өләштеләр һәм илләргә тынычлык, балаларга бәхетле киләчәк теләп озатып калдылар.


Нет комментариев