Мәнфәгатьләр каршылыгы булмасынга
Район прокуратурасының күзәтү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – коррупциягә каршы законнарның үтәлешен тикшерү.
Район прокуратурасының күзәтү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – коррупциягә каршы законнарның үтәлешен тикшерү.
Нәрсә соң ул коррупция, мәнфәгатьләр конфликты һәм шәхси кызыксыну? «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның (25.12.2008 №273-ФЗ) 1нче маддәсенә ярашлы, коррупция – ул җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп, үзенә яки башка затларга файда алу максатында вазифаи вазифаларны үз файдаң өчен куллану.
Мәнфәгатьләр конфликты –ул вазыйфаи затның шәхси файда алу яки якын кешегә ярдәм итү теләге) аңа үз вазыйфаи бурычларын объектив һәм гадел башкарырга комачаулый торган вәзгыять. Бу чакта дәүләт яки муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәнфәгатьләре һәм гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык килеп чыгарга мөмкин.
Вазыйфаи затның шәхси кызыксынуы хезмәт бурычларын тиешле, объектив һәм гадел үтәвенә йогынты ясый. Закон нигезендә муниципаль хезмәткәр мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүнең теләсә нинди мөмкинлеген булдырмау буенча чаралар күрергә тиеш.
Шуңа бәйле рәвештә, закон чыгару органы вазифаи затларга кызыксыну конфликтын булдырмау һәм аны көйләү өчен чаралар күрү бурычын йөкли (Федераль законның 11нче маддәсе).
Сорау туа: вазифаи зат әлеге бурычны ничек үтәргә тиеш? Беренчедән, кызыксыну конфликтын булдырмаска: якын туганнарны яки кияү-килен, килен-кияү ягын (әти-әниләр, ир-хатын, балалар, туганнар, шулай ук ир-хатынның әти-әниләре, туганнары, балалары) үзенең турыдан-туры буйсынуында тотмаска; бүләкләр кабул итмәскә; башка түләүле эш белән шөгыльләнмәскә.
Икенчедән, әгәр шәхси кызыксыну ачыкланса һәм ул мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин булса, бу хакта кызыксыну конфликтын көйләү комиссиясенә хәбәр итәргә; файдадан баш тартырга; туганны үзеңә турыдан-туры буйсынмаган башка вазифага күчерергә; яисә конфликтны көйләү өчен башка чаралар күрергә, әйтик, үз теләгең белән вазыйфа башкарудан китәргә кирәк. Әлеге чаралар исемлеге чикле түгел.
Искәртеп үтәргә кирәк: кызыксыну конфликтын булдырмау һәм аны көйләү өчен чаралар күрү бурычын үтәмәгән өчен дисциплинар җаваплылыкка, шул исәптән ышанычны югалту сәбәпле вазифадан азат ителергә мөмкин. Әгәр вазифаи зат тарафыннан чаралар күрелмәве аркасында җәмгыять һәм дәүләтнең канун белән саклана торган мәнфәгатьләренә зур зыян салынса, җинаять җаваплылыгы да каралган.
Ирина Шәвәлиева,
район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев