«Машук Кубогы»нда  райондашыбыз Камилла Кәримуллина  призлы урын яулады
Район яңалыклары

«Машук Кубогы»нда райондашыбыз Камилла Кәримуллина призлы урын яулады

Котлыйбыз!

  11-15 сентябрьдә Пятигорск шәһәрендә «Машук кубогы» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышы узды. Турнир ике яшь категориясе: 6-12 яшьлек малайлар һәм кызлар, 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында узды. Турнирда  Байлар Сабасыннан 7 яшь спортчы катнашты. Дүрт көнлек марафон нәтиҗәсендә Кыска нардларда Камилла Кәримуллина 3 урын яулады.

 Котлыйбыз, алга таба уңышлар һәм югары казанышлар телибез!


Нет комментариев